Кемеровода янгын: 37 кеше һәлак, 64 кеше хәбәрсез югалган, 84 кеше зыян күргән
Янгын сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан.
Кемерово шәһәрендә сәүдә үзәгендә янгын чыгу сәбәпле, 37 кеше һәлак, 64 кеше хәбәрсез югалган исәпләнә, тагын 84 кеше зыян күргән, дип яза Интерфакс агентлыгы.
"Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексы Кемеровоның үзәк урамнарының берсе булган Ленин проспектында урнашкан. Хәзерге вакытта янгын урынында 663 коткаручы, 123 берәмлек...